30 март 2012 яңалыклары
-
Вәгазь тыңларга килегез!
1 апрельдә 10.00 сәгатьтә Район-шәһәр мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс вәгазе булачак. Рәхим итегез!
-
Хезмәтне саклау айлыгы бара
Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы киңәшмәсе узды. Совет рәисе - Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов анда катнашучыларны координацион совет карары, аның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Болар: хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча территориаль программалар кабул итү, авыр эш, зыянлы һәм куркыныч шартлар өчен компенсацияләр бирү, шулай ук төрле...
-
Эшмәкәрләрне милләт язмышы уйландыра
Мәлбагыш авылы фермеры Руслан Хөсәенов татар эшмәкәрләренең Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән Бөтендөнья конгрессында катнашты. Районыбызның яшь, уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермасы җитәкчесе Руслан. Әүвәл ул эшен яшелчә үстерү белән шөгыльләнүдән башлап җибәргән иде. Икенче елны тавык-казлар үрчетүгә дә алынды. Ә менә быел 40 баш тана алып, терлекчелек тармагын да...